Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Уртак тырышлык җиңү китерде

Аграр көллият каршында оешкан "Форпост" командасы әгъзалары тырышып укулары белән беррәттән үзләрен һәрьяктан оста, җитез, өлгер булуларын да даими исбатлап торалар. Әле яңа гына алар мәктәп яшьләре һәм студентлар "Форпост" тәртип саклау оешмасының 8 нче Республика хәрби-спорт слетында республика буенча беренче урынны яулап кайттылар. Биш егет - Алмаз Касыймов, Радик...

Аграр көллият каршында оешкан "Форпост" командасы әгъзалары тырышып укулары белән беррәттән үзләрен һәрьяктан оста, җитез, өлгер булуларын да даими исбатлап торалар. Әле яңа гына алар мәктәп яшьләре һәм студентлар "Форпост" тәртип саклау оешмасының 8 нче Республика хәрби-спорт слетында республика буенча беренче урынны яулап кайттылар. Биш егет - Алмаз Касыймов, Радик Гыйсмәтуллин, Алмаз Җантимеров, Рафис Сабирҗанов, Эдуард Нәбиуллин һәм бер кыз - Язилә Йосыпова (җитәкчеләре: Радик Галимҗанов, Рафис Хәбибуллин) төрле юнәлешләр буенча призлы урыннар алдылар һәм "Өмет" дип исемләнгән команда чыннан да, үзенең өметле булуын исбатлады. Команда көллияттән зур хәзерлек белән китте. Театральләшкән күренеш, визитка, команданың эшчәнлегенә багышланган стена газетасы чыгаруда көллиятнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Фәхретдинова һәм өстәмә белем бирү укытучысы Гөлшат Ибәтова зур көч куйдылар, команданың җиңүен якынайттылар. Һәм уртак тырышлык җиңү китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Форпост