Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Булат – булдырды!

    Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш секциясендә 7нче ел яратып шөгыльләнүче Апас мәктәбе укучысы, 16 яшьлек Булат Салаватуллин 10 көн элек Биектау районында үткәрелгән милли көрәш буенча Татарстан беренчелегендә 55 килограммлы үлчәмдә чемпион титулын яулады. Бу хакта редакциягә аның тренеры Ринат Гыйламов хәбәр итте. Без яшь чемпионны әтисе Хәсип...

    Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш секциясендә 7нче ел яратып шөгыльләнүче Апас мәктәбе укучысы, 16 яшьлек Булат Салаватуллин 10 көн элек Биектау районында үткәрелгән милли көрәш буенча Татарстан беренчелегендә 55 килограммлы үлчәмдә чемпион титулын яулады.

    Бу хакта редакциягә аның тренеры Ринат Гыйламов хәбәр итте. Без яшь чемпионны әтисе Хәсип белән үзебезгә кунакка чакырдык:

    - Улыбызның көчле, акыллы, тәртипле булып үсүенә, аның спорт белән ныклап торып дус булуы, сәламәт яшәү рәвешен сайлавына хатыным Мәгъсүмә белән бик тә сөенәбез, - ди әти кеше улы белән горурлануын яшермичә. - Мәктәптән укудан кайткач та, йөгереп кенә үзенә йөкләнгән өй-хуҗалык эшләрен җиренә җиткереп башкаруга, "Әти, мин тренировкага киттем…", - дип, яшьтәшләре, үзе бик хөрмәт иткән тренеры Ринат абыйсы янына спорт залына ашыга. Башта 5 ел самбо секциясендә шөгыльләнде, инде өченче елын көрәшкә йөри. Заманында Буа ветеринария техникумында укыган егет чагымда үзем дә штанга күтәрү белән ныклап шөгыльләндем мин. Аннан Арча якларында эшләгән вакытларда Сабантуйларда катнашып штанга, гир күтәрү, көрәштә катнашып, шактый еллар мәйдан тоттым. Апаста, якын тирә районнарда Казанда улым катнашкан көрәш бәйгеләренә барырга тырышам, бала өчен әти теләктәшлеге, көч биреп торуы зур әйбер ул дип саныйм.

    Район җитәкчелегенең спортка, аеруча балалар спортына игьтибарны һәм карашын үзгәртүен дә бик хуплыйм. "Балалар -безнең киләчәгебез" дип тәкърарлау гына аз бүген, конкрет, көндәлек эш кирәк. Балаларның әти-әниләре үзләре дә матур үрнәк күрсәтергә, буыннар алмашы әнә шундый булырга тиеш!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: