“Гөлчәчәк” нәниләре юл кагыйдәләрен өйрәнә
Каратунның «Гөлчәчәк» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик чара үтте.
(4 февраль, “Апастово-информ”).
Чара барышында юлларда кагыйдәләрне төгәл үтәү, киемдәге яктылыкны кире кайтаручы элементларның әһәмияте турында әңгәмә узды.
Соңыннан балалар белән юл билгеләрен һәм аларның әһәмиятен, светофор сигналларын, транспорт төрләрен, махсус транспорт чараларын кабатладылар, кагыйдәләрне тагын бер кабат исләренә төшерделәр.
Чара барышында шигырьләр, җырлар да юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган иде. Нәниләр тестлар чиштеләр, табышмаклар җыйдылар.
Чара ахырында балаларга бүләкләр дә бирелде.
Чарада катнашкан ЮХИДИ хезмәткәрләре нәниләрне юлларда сак булырга өндәде.
"Юлларда өлкәннәр белән генә йөрегез, игътибарлы булыгыз", - диде Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев