Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Иң көчлеләр Казанга бара

Татарстан мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасының район этабы уңышлы төгәлләнде. Ришат Җамалиев. 30 январьда Апас "Алтын алка" Боз сараенда укытучылар, мәктәп директорлары арасында шорт-трек тимераяк ярышында иң җитезләр ачыкланды. Ир-атлар арасында финиш сызыгын вакытка беренче булып Биеш мәктәбе укытучысы Рамил Мөхетдинов үтте. Бер үк вакытта ул районның "Зөя" хоккей командасы капитаны да....

Татарстан мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасының район этабы уңышлы төгәлләнде.

Ришат Җамалиев.

30 январьда Апас "Алтын алка" Боз сараенда укытучылар, мәктәп директорлары арасында шорт-трек тимераяк ярышында иң җитезләр ачыкланды. Ир-атлар арасында финиш сызыгын вакытка беренче булып Биеш мәктәбе укытучысы Рамил Мөхетдинов үтте. Бер үк вакытта ул районның "Зөя" хоккей командасы капитаны да. Икенче урында Иске Йомралы мәктәбе вәкиле Фәрит Хөсәенов, Чүрибураш мәктәбеннән Илнар Сираҗев-өченче. Хатын-кызлар арасында вакытка тимераякта йөгерештә Дәүләки мәктәбе вәкиле Фәния Хәйбуллина, Апас мәктәбе укытучысы Әнисә Салаватуллина, Биеш мәктәбеннән Фирая Хисамова 1-3 урыннарны бүлештеләр. Шул ук көнне Апас мәктәбендә район мәгариф хезмәткәрләре өстәл теннисында да араларында иң көчле укытучыларны ачыкладылар. Хатын-кызлар арасында Апас мәктәбеннән Мәдинә Зыятдинова, Сатмыштан Рәмзия Гыймадиева, Биеш мәктәбе укытучысы Зөлфия Сөләйманова җиңде. Ир-атлар арасында өстәл теннисында Каратун мәктәбе укытучысы Зөфәр Нигъмәтҗанов, Биеш мәктәбеннән Рәис Хәбибуллин, Апас мәктәбе вәкиле Равил Гыйззәтов иң көчле уенчылар. Шахмат ярышы да үткәрелде. Ир-атлар арасында финалга бер оттырусыз үткән укытучы Апас мәктәбенәнМарсель Шәйхиев-беренче. Икенче урынны Морзалар мәктәбе директоры Рифат Бәдретдинов яулады. Шахмат тактасы артында өченче урында Бакырчы мәктәбе вәкиле Илфат Садриев калды. Район Спартакиадасында барлыгы 10 спорт төре буенча җиңгән укытучылардан район җыелма командасын туплау башланды. Февральдә Казанда Татарстан мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы финалында да апаслылар уңышлы чыгыш ясар дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев