Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

ҖИҢҮГӘ КӨРӘШ КЕЛӘМЕ АША

25 октябрьдә Апас мәктәбенең зур спорт залында ике келәмдә милли көрәш буенча турнир үтте. 16 үлчәү категориясенә бүленеп, укучы балалар үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар. Турнирда призлы урыннар яулаучылар район данын Татарстан чемпионатларында яклаячак. - 100гә якын яшь көрәшче арасында өметлеләр бик күп. Җәй көне буйга тартылып, көч җыйган егетләребез...

25 октябрьдә Апас мәктәбенең зур спорт залында ике келәмдә милли көрәш буенча турнир үтте. 16 үлчәү категориясенә бүленеп, укучы балалар үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар. Турнирда призлы урыннар яулаучылар район данын Татарстан чемпионатларында яклаячак. - 100гә якын яшь көрәшче арасында өметлеләр бик күп. Җәй көне буйга тартылып, көч җыйган егетләребез бер-берсен, келәмне бик сагынган. Бу уку елында Спартакиада программасы буенча районда 15ләп көрәш бәйгесе үткәрү фаразлана. Даими күнекмәләр алу, келәмдә көндәшләр белән еш очрашу - боларның барысы да осталыкны арттыра, - ди район көрәшчеләре командасы баш тренеры Ринат Гыйламов.

- Заманында үзем дә көрәшеп, келәмдә яшьтәшләрем белән бил алышып үстем. Мәктәбебездә үзем оештырган көрәш секциясендә бүген уннан артык бала шөгыльләнә. 2 елда безнең мәктәп командасы башкалар белән бертигез дәрәҗәдә көч сынашырлык булып үсеп җитте, - дип белдерә команда тренеры, Кызылтау мәктәбе директор Илдар Хәйбуллин. Гомумкомандалар ярышында 9 еллык мәктәпләр арасында Апас, Чүрибураш һәм Кызылтау вәкилләре 1-2-3 урыннар яулады. 11 еллыклар арасында призлы урыннарны аграр көллият, Апас һәм Кызылтау мәктәп командалары бүлеште.

Бер генә ярышны да калдырмыйча, балалары көрәшкәнен карарга, аларга көч биреп торырга килүче әтиләр - Айдар Мөхәммәтшин, Камил Нәҗмиев, Хәсип Салаватуллин беравыздан:

- Келәм белән дус булган малайлар тормышта чын ир-ат булып җитлегәләр, шуңа да районда көрәшнең өстенлекле спорт төренә әйләнүенә без бик шат, - диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев