Иминлек – төп бурыч
Күпме кисәтүләр ясап та, һаман да гомерен, янәшәдәгеләрнең иминлеген куркыныч астына куеп, салмыш килеш руль артына утыручылар очрап тора.
Аларны җәзаларның катылыгы да, штраф суммаларының зурлыгы да куркытмый.
Исерткечләр кулланган килеш руль артына утырып юлга чыгуның ахыры аяныч нәтиҗәләргә китерә. Суд каршына басучылар да бар.
Район җәмәгать судында хокук бозган, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән 2 машина йөртүчене хөкем иткәннәр.
Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, М. Шабаев, Р. Нигъмәтуллин суд барышында үз гаепләрен таныганнар.
“Суд аларга карата 18 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тарту турында карар чыгарган”, - диелә хәбәрдә.
Районда салмыш килеш транспорт белән идарә итүчеләргә каршы көрәш чаралары катгыйлана бара. Район башлыгы тарафыннан да мөһим бурычлар, иминлек таләпләрен төгәл үтәү таләбе куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев