Исерек хатын-кыз – төн кунагы
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары төн уртасында район үзәгендә йөрүче бер машинаны туктата.
(24 август, “Апастово-информ“).
Машина белән идарә итүче хатын-кызның салмыш булуы ачыклана. Ул шул хәлендә районның ерак бер авылына кайтырга чыккан. Өйдә балалары көтеп торган әни кеше төн уртасында гына өенә кайтасын исенә төшергән. Бу хакта ЮХИДИ хезмәткәрләре сөйләде.
Хәзер салмыш шоферга гаебен танып, 30 мең күләмендә штраф түләргә һәм 1,5 ел җәяү йөреп торырга туры киләчәк. Үзенең ямьсез сүзләре, тәртибе өчен дә җавап бирергә туры килмәгәе.
Юллар шаярганны яратмый. Аек акыл белән, сак һәм игътибарлы йөрегез, хөрмәтле шоферлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев