Апаста куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр арткан
ЮХИДИ хезмәткәрләренең участок инспекторлары белән бергә оештырылган чираттагы “Тоннель” операциясе Каратун җирлегендә узды. Ул салмыш килеш руль артына утыручы шоферларны ачыклау максатыннан үтте.
(17 апрель, “Апастово-информ”).
“Исерткечләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүчеләр очрамады. Ләкин операция вакытында барлык кагыйдә бозулар да куркынычсызлык каешы белән бәйле иде. 5 шофер куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен җәзага тартылды. Шоферларның куркынычсызлык каешын эләктереп йөрүе, пассажирлардан да шуны таләп итүләре сорала. Рейдлар даими уза. Бу очракта шоферларны 1 мең сум, юлдашын 500 сум штраф көтә. Баласын махсус утыргычта йөртмәүче әти-әниләр дә очрый. Аларга 3 мең түләргә туры килә. Махсус утыргычка утыртып та, каешын эләктермәүчеләр бар. Аларга да җаваплылык җитди, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев