Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, юлларда штрафларын түләмәүче шоферлар белән еш очрашалар

Арада штраф язылуын белмәүчеләр дә, шул ук вакытта аны түләүдән белә торып качып йөрүчеләр дә бар.

(7 февраль, “Апастово-информ”).
 

  “Штрафларны ЮХИДИ сайтыннан һәм дәүләт хезмәтләре порталыннан карап була. Әгәр 70 көн өчен штраф түләмәсәң, ул автомат рәвештә бурычка әвереләчәк. 1 гыйнварга кадәр кайбер хокук бозулар өчен, шул исәптән юл йөрү кагыйдәләрен бозуны да кертеп, әгәр түләү тиешле карар чыгарылган көннән алып 20 календарь көннән дә соңга калмыйча башкарылган булса, (РФ КоАП 32.2 маддәсенең 1.3 өлеше) административ штрафны 50 процент ташлама белән түләргә мөмкин иде. 2025 елдан бу кагыйдә үзгәрде. Хәзер штрафны ташлама белән карар чыгарылган көннән алып 30 календарь көн эчендә түләргә мөмкин, әмма ташлама үзе 50дән 25 процентка кадәр киметелгән”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев