Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Хоккей – мавыктыргыч уен

Укучыларны спортка тарту, буш вакытларын файдалы уздыру, хоккей белән кызыксынуларын арттыру максатыннан һәм Ватан сакчылары көне уңаеннан Борнаш хоккей тартмачыгында районкүләм хоккей ярышлары узды. Борнаш авылы егете, "Алтай" сәүдә йорты генераль директоры Марат Вәлиуллин кубогына узган тәүге ярышта командалар теләп катнашты. Шулай ук тамаша кылырга килүчеләр арасында да олысын да,...

Укучыларны спортка тарту, буш вакытларын файдалы уздыру, хоккей белән кызыксынуларын арттыру максатыннан һәм Ватан сакчылары көне уңаеннан Борнаш хоккей тартмачыгында районкүләм хоккей ярышлары узды. Борнаш авылы егете, "Алтай" сәүдә йорты генераль директоры Марат Вәлиуллин кубогына узган тәүге ярышта командалар теләп катнашты. Шулай ук тамаша кылырга килүчеләр арасында да олысын да, кечесен дә очратырга мөмкин иде. Ярыш барышы белән Рәшид Заһидуллин да якыннан танышты. Уен бик кискен барды. Нәтиҗәдә Марат Вәлиуллин кубогы туган мәктәбендә - борнашлыларда калды. II урынны - Йомралы, III урынны - Каратун мәктәбе җыелма командалары бүлеште. Иң яхшы уенчылар да билгеләп үтелде. Иң яхшы саклаучы - Йомралы командасыннан Булат Сабиров, иң яхшы һөҗүмче - Борнаш командасыннан Азат Сәлимуллин, иң яхшы капкачы - Риназ Шәйхетдинов (Борнаш).

Иганәче бүләкләр һәм ашату чыгымнарын үз өстенә алды. Борнаш урта мәктәбендә кайнар, тәмле ризык әзерләнде, пешекчеләр барлык спортчыларны һәм кунакларны да тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей спорт уены Борнаш