Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Каратун мәктәбенә “Куркынычсызлык лабораториясе” күчмә комплексы килде

“Куркынычсызлык лабораториясе” Татарстан буенча йөри һәм 17 яшькә кадәрге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтә.

(15 июнь, “Апастово-информ”).



“Куркынычсызлык лабораториясе” күчмә комплексы Россия Президенты Владимир Путинның юлда балалар травматизмын киметүгә юнәлтелгән чаралары кысаларында булдырылган. Микроавтобус заманча җиһазландырылган, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә велосипед, самокат, конус, интерактив уеннар тупланган. Бу хакта “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Любовь Ананичева сөйләде.
“Куркынычсызлык лабораториясе” комплексы республика районнары буйлап йөри. Балалар белән очрашабыз, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган төрле уеннар оештырабыз. Әлеге чара балигъ булмаган балалар арасында юл-транспорт фаҗигаларын булдырмый калу максатыннан уздырыла. Биредә балалар теоретик белемнәр туплый”, - диде ул.
Каратун мәктәбе укучылары юлда йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен сынады. Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы барды. Укучылар уеннарда катнаштылар, теоретик белемнәр тупладылар, шул ук вакытта самокатта, велосипедта куркынычсыз йөрү кагыйдәләре, саклык чараларының мөһимлеге турында мәгълүмат алдылар.
Чарада район район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Булат Әхмәтҗанов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, ЮХИДИ бүлеге битәкчесе Румбик Гәрәев, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе Буа бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова катнашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев