Каратун юлында юл бирергә “оныткан“ “МАЗ“ һәлакәт сәбәпчесе булган
Апас-Каратун киселешендә көндезге сәгать 2ләр тирәсендә юл-транспорт һәлакәте теркәлә.
(8 июнь, “Апастово-информ“).
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, “МАЗ“ машинасы шоферы үзенең игътибарсызлыгы сәбәпле, үзәк юлдан килгән “ВАЗ-2114“ машинасына юл бирми. Нәтиҗәдә, транспорт чараларына зыян килә.
“Юлларда игътибарлы булыгыз, бер-берегезне саклагыз! Өйдә сезнең исән-сау кайтуыгызны көтәләр“, – ди юл сакчылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев