Казан –Ульян юлында булган юл һәлакәтендә 3 кеше тән җәрәхәтләре алган
14 декабрьдә 14 сәгать 40 минутта Казан-Ульян юлының 79нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте була.
(16 декабрь, “Апастово-информ”).
Үзәк юлда ике “14ле” машина бәрелешә. Фаҗиганең сәбәбе – берсенең сул якка борылганда үзәк юлдан килүчегә юл бирмәве дип фаразлана. Нәтиҗәдә, өч кеше – бер шофер һәм 2 пассажир тән җәрәхәтләре ала. Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре дәвам итә. Бу хакта районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев хәбәр итте.
“Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз. Ашыгулар еш кына күңелсез нәтиҗәләргә китерә”, - ди Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев