Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Көчлеләр бәйгедә сынала

    10 февральдә Апас мәктәбенең кече спорт залында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе призларына быел тәүге милли көрәш турниры уздырылды. Бу бәйгедә барлыгы 50 дән артык яшь көрәшче катнашты. Үз үлчәү категорияләрендә 13 урын яулаучылар район спорт данын Татарстанкүләм милли көрәш турнирларында яклаячаклар. Балаларның яраткан тренерлары Ринат Гыйламов хәбәрчебезгә: - Кышкы...

    10 февральдә Апас мәктәбенең кече спорт залында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе призларына быел тәүге милли көрәш турниры уздырылды. Бу бәйгедә барлыгы 50 дән артык яшь көрәшче катнашты. Үз үлчәү категорияләрендә 13 урын яулаучылар район спорт данын Татарстанкүләм милли көрәш турнирларында яклаячаклар.

    Балаларның яраткан тренерлары Ринат Гыйламов хәбәрчебезгә:

    - Кышкы каникул көннәрендә яшь көрәшчеләр арасында берничә сайлау турлары үткәрелгән иде инде, - дип белдерде. - Мин шуңа чиксез шатланам, командага бик өметле яшь алмаш килә. Инде традициягә кергән яңалык - иң яшь батырга җиңел автомобиль бүләк итү - спортның бу төренә район җитәкчелеге биргән кайгырту һәм игътибарның ачык чагылышы. Район башлыгы быелгы Сабан туенда да бу матур традиция дәвамлы булачак, дип игълан итте. Моңа балалар ихластан шатландылар. Хәзер тренировкалар аеруча максатчан үтә, балалар өчен менә дигән стимул бу!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: