Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Көрәш батырлары кемнәр алар?!

Сабан туеның бөтен кунагы, бар халык онытылып һәм йотлыгып тамаша кыла торган иң төп ярыш - ул көрәш. Быел көрәштә җиңүчеләр яулаган урыннарына карап, барысы да бертигез бүләк алды. Ягъни, кечкенәләргә дә, яшьләргә дә, олыларга да саллы бүләк эләкте. Зур суыткычлар, телевизорлар янында әйләнеп йөргән кечкенә генә яшь көрәшчеләрне күреп,...

Сабан туеның бөтен кунагы, бар халык онытылып һәм йотлыгып тамаша кыла торган иң төп ярыш - ул көрәш. Быел көрәштә җиңүчеләр яулаган урыннарына карап, барысы да бертигез бүләк алды. Ягъни, кечкенәләргә дә, яшьләргә дә, олыларга да саллы бүләк эләкте. Зур суыткычлар, телевизорлар янында әйләнеп йөргән кечкенә генә яшь көрәшчеләрне күреп, күпме кеше сокланды, күпме егет киләчәктә көрәш келәменә керергә карар кылды.
Яшүсмерләр арасында җиңүчеләр: 36 кг.: I - Данил Нәҗмиев (Апас), II - Айдар Ярхәметдинов (Апас), III - Азамат Мөхәммәтшин (Апас). 46 кг.: I - Илшат Ибәтуллин (Дәүләки), II - Рәдиф Сөнгатуллин (Тутай), III - Булат Вәлиев (Апас). 55 кг.: I - Илнар Кәримов (Апас), II - Ранис Зыятдинов (Апас), III - Динар Суслин (Апас). 65 кг.: I - Булат Салаватуллин (Апас), II - Айназ Мөхәммәтгалиев (Тутай), III - Раил Шәйхуллин (Чүрибураш). 65кг-нан югары: I - Илмир Багитов (Ындырчы), II - Салават Мингазов (Чүрибураш), III - Руслан Барышников (Ындырчы).
Яшьләр арасында абсолют батыр - Ындырчыдан Илмир Багитов.
Ир-егетләр арасында: 65 кг.: I - Рафаэль Хәсәнов (Апас), II - Марат Нуруллин (Балтай), III - Илнар Яруллин (Чүрибураш). 75 кг.: I - Равил Шәкуров (Апас), II - Динар Сәлахов (Апас), III - Марс Заһидуллин (Карабай). 85 кг.: I - Тимур Муллин (Апас), II - Ранис Хәсәнов (Апас), III - Айрат Волков (Казан). 85кг-нан югары: I - Рафис Хәбибуллин (Апас), II - Марат Макаров (Карабай), III - Фердинанд Вәлиев (Казан).
Абсолют батыр - Апастан Тимур Муллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корэш