Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда булмаган хәл!

80 яшьлек Апасыбыз тарихында беренче тапкыр беръюлы 3 яшь спортчыбызга Россия спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсе бирелде! Бөтенроссия бердәм спорт классификациясе таләпләре һәм шартлары буенча самбо һәм тхэквондо көрәше спорт төрләре буенча быел Татарстанда нибары 6 яшь спортчы гына шундый мактаулы дәрәҗәгә лаек булды. Апас урта мәктәбе укучылары Изилә Сафина (1994...

80 яшьлек Апасыбыз тарихында беренче тапкыр беръюлы 3 яшь спортчыбызга Россия спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсе бирелде!

Бөтенроссия бердәм спорт классификациясе таләпләре һәм шартлары буенча самбо һәм тхэквондо көрәше спорт төрләре буенча быел Татарстанда нибары 6 яшь спортчы гына шундый мактаулы дәрәҗәгә лаек булды. Апас урта мәктәбе укучылары Изилә Сафина (1994 елда туган) белән Альбина Сәлимуллина (1996 елда туган), Апас Аграр көллияте студенты Ләйсән Йосыпова көч, елгырлык һәм тәвәкәллек таләп итүче шушы спорт төрләрен 10 ел элек сайладылар . Тренерлары - Илгизәр Вәлиуллин һәм Гүзәл Өметбаева аларның бик максатчан булуларын, һәр күнегүгә, ярышларга аерым бер үҗәтлек белән әзерләнүләрен аеруча мактыйлар.

- Шәкертләребез арасында алар дәрәҗәсендәге югары әзерлекле, көчле һәм өметле яшь спортчылар әле тагын бар. Самбо һәм тхэквондо секцияләрендә бүген 95 малай һәм кыз, яшүсмерләр спортның бу төре белән яратып шөгыльләнә ,- диләр алар.

Спорт кагыйдәләре буенча, спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә ия булу өчен ярышларда көндәшләрең арасында кандидатлар да катнашырга, регионара, Татарстан һәм Россиякүләм ярышларда ел дәвамында кимендә 4 тапкыр җиңү яуларга кирәк…

Безнекеләр бөтенесендә катнаштылар һәм җиңделәр. Афәрин, кызлар!!!

Рәсемдә: Спорт мастерлыгына кандидатлар Изилә Сафина белән Альбина Сәлимуллина тренерлары Илгизәр Вәлиуллин һәм Гүзәл Өметбаева, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтов, Апас урта мәктәбе директоры Илдус Зиннәтулин белән бүләкләү тантанасыннан соң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мастер спорта