Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Әйбәтләп сук, бу бит – бокс!

Каратун мәктәбенең кече спорт залында тренер Данис Хәкимов кулы астында 44 яшь боксчы шөгыльләнә. Казан Универсиадасын лаеклы каршылау, ялларын файдалы итеп уздыру һәм сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, биредә балалар һәм яшүсмерләр арасында бокс буенча район беренчелеге үткәрелде. 24 кг. авырлыкта Рүзәл Нургалиев белән Инзил Тимуршинга тиңнәр табылмады. 30 кг. авырлыкта Камил...

Каратун мәктәбенең кече спорт залында тренер Данис Хәкимов кулы астында 44 яшь боксчы шөгыльләнә.

Казан Универсиадасын лаеклы каршылау, ялларын файдалы итеп уздыру һәм сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, биредә балалар һәм яшүсмерләр арасында бокс буенча район беренчелеге үткәрелде. 24 кг. авырлыкта Рүзәл Нургалиев белән Инзил Тимуршинга тиңнәр табылмады. 30 кг. авырлыкта Камил Маликов, Руслан Сибгатуллин, Рүзәл Фазылов җиңде. 36 кг. авырлыкта Ранис Гобәйдуллин, Жаусербәк Әхмәтҗанов беренче-икенче урыннарны бүлештеләр. 46 кг. авырлыкта Радик Шәяхмәтов белән Санжербек Теляевка тиңнәр юк булып чыкты. 52 кг. авырлыкта Азат Гәрәев беренче, Равил Ходжатов - икенче, Николай Прокофьев - өченче урыннар яуладылар.

Һәм хәзер сүзне аларның тренер абыйларына бирик:

- Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең аерым секциясен мин инде 2000 елда башлап җитәклим. Элегрәк заманнарда бик күп ярышларда катнашып, спорт мастерлыгына кандидатлык дәрәҗәсе яуладым. Баштарак район үзәк хастаханәсенең аерым клубында шөгыльләндек. Аннан 2005 елларда Каратунга күченергә туры килде. Малайлар спортның бу төренә теләп тартыла. Бүген секциягә күбесенчә Каратун балалары һәм яшүсмерләре йөри. Балтай, Биеш, Дәүләки, Морзалар, Ябалак, Болынбалыкчыдан да киләләр. Бокс секциясендә күнегүләр атнаның биш көнендә кичке дүрттән сигезгә кадәр даими үткәрелеп килә.

Данис Хәкимов сүзләренчә, 2000 елдан башлап бокс рингы аша 200дән артык бала үткән. Татарстан, Россиякүләм ярышларда катнашып, бик күпләре Апасның спорт данын лаеклы яклаган. Моны дистәләгән трофейлар, бүләкләр, Диплом-грамоталар бик ачык раслый, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спортивная секция