Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Район тарихында икенчесе

Район мәгариф бүлеге бик матур традиция булдырды, 7 мартта үзенең күчмә Кубогына мәктәп командалары, укытучылар һәм мәктәп директорлары катнашында икенче тапкыр бик колачлы чаңгы ярышлары үткәрде. Апас аграр көллияте ишегалдына бу көнне 200гә якын спорт сөюче килде. Ярышларның максатын һәм тәртибен аңлатканнан соң, урманга таба сузылган чаңгы дистанциясендә күңелле ыгы-зыгы...

Район мәгариф бүлеге бик матур традиция булдырды, 7 мартта үзенең күчмә Кубогына мәктәп командалары, укытучылар һәм мәктәп директорлары катнашында икенче тапкыр бик колачлы чаңгы ярышлары үткәрде.

Апас аграр көллияте ишегалдына бу көнне 200гә якын спорт сөюче килде. Ярышларның максатын һәм тәртибен аңлатканнан соң, урманга таба сузылган чаңгы дистанциясендә күңелле ыгы-зыгы башланды. Беркем дә бирешергә теләмәде, әлбәттә. Чаңгы юлы исә иң көчлеләрне ачыклады. Җиңүчеләр хакында (шәхси беренчелек) без газетабызның киләсе саннарында хәбәр итәчәкбез. Узган ел беренче тапкыр үткәрелгән чаңгы ярышында район мәгариф бүлегенең Күчмә Кубокларына Зур Күккүз һәм Чүрибураш мәктәбе командалары лаек булган иде. Быел да Зур Күккүз чаңгы сөючеләре тулы урта мәктәпләр арасында беренче булды. Икенче урында - Азбаба, өченче урында - аграр көллият спортчылары. Гомумбелем бирү мәктәпләре арасында да Зур Күккүз мәктәбенең яшь чаңгычылары финиш сызыгы беренче булып үттеләр. Апас мәктәбе - икенче, Чүрибураш мәктәбе вәкилләре - өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лыжи