Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Тәгәрәде тәгәрмәчләр, ялкынланды йөрәкләр

Район Сабан туе аланында "Милләтләр кроссы - 2012" белән беррәттән "Ялкынлы тәгәрмәч" велосипедчылар ярышы да үрелеп барды. "Ялкын" журналы хезмәткәрләре, Апас Балалар Думасы депутатлары, "Сәләт" үзәге, балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе көче белән оештырылган бәйгедә укучылар теләп катнаштылар. Әлеге үзенчәлекле спорт төрендә беренчелекне алу өчен барлыгы 53 велосипедчы көрәште. Борнаш...

Район Сабан туе аланында "Милләтләр кроссы - 2012" белән беррәттән "Ялкынлы тәгәрмәч" велосипедчылар ярышы да үрелеп барды. "Ялкын" журналы хезмәткәрләре, Апас Балалар Думасы депутатлары, "Сәләт" үзәге, балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе көче белән оештырылган бәйгедә укучылар теләп катнаштылар. Әлеге үзенчәлекле спорт төрендә беренчелекне алу өчен барлыгы 53 велосипедчы көрәште. Борнаш урта мәктәбе укучылары Руслан Тәхәвиев - I урынны, Наил Миңнебаев - II урынны, Дәвеш мәктәбеннән Илшат Гарипов - III урынны яуладылар. Шулай ук "Иң нәни катнашучы" булып - Танай-Турай балалар бакчасыннан Диләрә Өметбаева, "Иң өлкән катнашучы" булып - Каратун мәктәбе укытучысы Сәвия Тимершина билгеләп үтелде. "Ялкын" журналы журналистлары оештырган уеннарда, бәйгеләрдә катнашучылар призлар алдылар. Яшь хәбәрче Рафаэль Биктимеров "Ялкын" журналы редакторы Йолдыз Миңнуллина кулыннан беренче гонорарын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: велокросс