Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

АПАСНЫҢ “ЗӨЯ” ХОККЕЙ КОМАНДАСЫН ЕВРОПАДА БЕЛӘЛӘР!

Тулысынча район инвесторы - "Ак Барс-Агро" Холдинг компаниясе һәм район финанслаган шул исемдәге хоккей җыелма командасы Санкт-Петербург шәһәрендә профессиональ булмаган хоккей командалары арасында Европа күчмә кубогына махсус турнирга чакыру алган иде. Ул 6 апрельдә "Юбилейный" спорт клубында алдан сайлап алынган 15 команда арасында үткәрелде. Европаның Англия, Германия, Эстония һәм башка...

Тулысынча район инвесторы - "Ак Барс-Агро" Холдинг компаниясе һәм район финанслаган шул исемдәге хоккей җыелма командасы Санкт-Петербург шәһәрендә профессиональ булмаган хоккей командалары арасында Европа күчмә кубогына махсус турнирга чакыру алган иде. Ул 6 апрельдә "Юбилейный" спорт клубында алдан сайлап алынган 15 команда арасында үткәрелде. Европаның Англия, Германия, Эстония һәм башка илләре, Россиянең иң көчле унлап командасы белән лаеклы уйнап, "Зөя"леләр мактаулы һәм призлы бишенче урынны яуладылар. Махсус номинациядә якташыбыз, "Зөя" командасы капкачысы Алмаз Сәлахетдинов исә Евротурнирның "Иң яхшы капкачысы" титулын яулады.

Команданы район башлыгы Р.Н. Заһидуллин котлады һәм яшьләрнең район спорт данын Европа күләмендә яңгыратуына соклануын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей вышли на высокий уровень