Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Район җәмәгать суды тагын 3 машина йөртүчегә карата карар чыгарган

Юлларда һәлакәткә китерә торган сәбәпләрнең берсе – салмыш килеш машина белән идарә итү.

(15 декабрь, “Апастово-информ”).


Статистика мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе нәкъ менә кәеф-сафа корып машина белән идарә итүчеләр аркасында килеп чыга икән. Гадәттә, андыйлар идарәне контрольдә тота алмыйча, тиешле тизлекне сакламыйча, юлның каршы як полосасына чыгып, икенче автомобильгә бәрелә, яки юл читенә төшеп каплана.
Җәза катгый булса да, район юлларында салмыш килеш машина белән идарә итүчеләр очрап тора. Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, җәмәгать суды тагын 3 машина йөртүчегә карата карар чыгарган.
“А. Гарифуллин, Р.Вәлиев, Р.Зәйнетдинов суд каршында ялгыш гамәлләрен танысалар да, алар 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тартылган”, - диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев