Район җәмәгать судында кабат исерек машина йөртүчеләрне хөкем иткәннәр
Суд аларның һәркайсына 30ар мең сум штраф билгеләгән һәм 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.
(27 июнь, “Апастово-информ”).
Июнь аенда тупас тәртип бозуга юл куйган алты машина йөртүче суд каршына басып, ялгыш гамәлләре өчен җитди җавап биргәннәр.
“Суд барышында Е.Э.А., Т.Д.Д., У.Г.Н., А.Н.М., Г.Р.В., Г.Р.М гаепләрен танысалар да, аклана алмадылар. Суд аларга карата 30ар мең сум штраф билгеләде һәм 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды”, - дип хәбәр иттеләр район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев