Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Район юлларында “Көзге каникуллар!” профилактик чарасы уза

Ул 31 октябрьдән – 6 ноябрьгә кадәр “Көзге каникуллар” дәвам итә.

(31 октябрь, “Апастово-информ”).


Операция барышында балаларны махсус утыргычларда йөртүгә, шулай ук аларның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булуга зур игътибар биреләчәк. Җәяүле балалар да игътибар үзәгендә булачак.
- Каникуллар әти-әниләр өчен бик җаваплы чор. Балаларыгызны урамга чыгарганда һәрдаим юл кагыйдәләре турында кисәтергә онытмагыз. Киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булуы да мөһим, – дип белдерде районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
2022 елның 9 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 331 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 370 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев