Район юлларында “Тоннель” операциясе узачак
ЮХИДИ хезмәткәрләре юллардагы вәзгыятьне күзәтә, кагыйдә бозучыларны ачыклый.
(28 октябрь. “Апастово-информ”).
“Тоннель” операциясенең чираттагысы бүген, 28 октябрь, көнне Каратун юлында 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр узачак.
“Операция барышында машина йөртү таныклыгы булмаган шоферларга игътибар биреләчәк. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмичә -куркынычсызлык каешын такмыйча яисә баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләр дә ачыкланачак”, - дип белдерде ЮХИДИ хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев