Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Районда җәяүлеләргә өс киемнәрендә яктылык кайтаргыч билгеләр булдырырга киңәш итәләр

Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле.

(16 декабрь. “Апастово-информ”).


Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре белдерүенчә, җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләренә тәүлекне караңгы вакыты, уңайсыз һава шартлары – яңгыр, җепшек кар, томан һәм җәяүлеләрнең өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар юклыгы сәбәпче булырга мөмкин.
“Гадәттә караңгыда машина йөртүче юлга чыккан җәяүлене соң күреп ала. Шуңа күрә юл һәлакәтен булдырмый калу өчен аңа вакыт җитми. Ә киемендә яктылык кайтаргыч элементы булган җәяүлене машина йөртүче 150-200 метрдан ук күреп өлгерә. Бу инде аңа ниндидер карар кабул итү өчен күпмедер вакыт бирә. Нәтиҗәдә, кемнеңдер гомере сакланып кала.”, - дип кисәтә районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев