Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Районда балаларга юл йөрү кагыйдәләре хакында искәрттеләр

Мәктәпләрдә профилактик чаралар уза.

(26 декабрь, “Апастово-информ”).


Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре бу көннәрдә балалар арасында юл кагыйдәләрен искәртү буенча төрле чаралар оештыра. 21 декабрьдән район юлларында “Кышкы каникуллар” дип аталган профилактик чара башланып китте. Ул 8нчы гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев Апас мәктәбе укучыларына юл буйлап хәрәкәт иткәндә игътибарлы, сак булырга чакырды һәм киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны булдырырга киңәш итте.
“Каникул чорында балалар вакытын урамда уздырырга, тау шуып, чана-чаңгыда йөрергә ярата. Кар-бураннар, бозлавык юллар, иртәнге һәм кичке караңгылык барлык юл хәрәкәтендә катнашучылардан зур игътибар таләп итә”, - дип кисәтә районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев