Районда «Язгы каникуллар» профилактик акциясе башланды
Балалар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән чара 30 мартка кадәр дәвам итәчәк.
(19 март, “Апастово-информ”).
Акция кысаларында хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү юнәлешендә район автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Юл хәрәкәте инспекторлары бу көннәрдә төп игътибарны балалар иминлегенә юнәлтәчәк.
“Каникуллар вакытында машина йөртүчеләргә игътибарны тагын да көчәйтергә, сак булырга кирәк. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүче машина йөртүчеләргә контроль аеруча зур булачак. Җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар күз уңында булачак. Ата-аналарга да балалар иминлегенә аеруча җаваплы карарга киңәш ителә”, - дип белдерде район дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Район дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, 2025 елның 2 аенда гына да республика юлларында 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 41 бала яраланган. Әлеге балаларның күпчелеге җиңел автомобиль пассажирлары булган. Ел башыннан алып җәяүле балалар катнашындагы 14 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 15 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алган.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә алгы утыргычта, 7 яшькә кадәрге арткы утыргычта йөртү, баланың авырлыгы һәм буена туры килә торган, балаларны тотып торучы җайланмалар кулланып башкарылырга тиешлеге хакында искәртә. 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә балаларны тотып тору җайланмасын кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән зуррак балалар куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев