Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Районда кабат 2 исерек машина йөртүче ачыкланган

Алар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашкан.

(22 ноябрь, “Апастово-информ”).


Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, салмыш машина йөртүчеләрнең берсе иртәнге сәгатьләрдә Каратун-Чирмешән юлының 5нче чакрымында тоткарланган. Икенче машина йөртүче исә юл сакчылары белән Олы Болгаер авылы урамы буйлап хәрәкәт иткәндә очрашкан.
“Кемнеңдер җавапсызлыгы, кануннарны үтәмәү нәтиҗәсендә гаепсез кешенең тормышы куркыныч астына куела. Аек булмаган машина йөртүчеләр хәрәкәт тизлеген арттыра, куркыныч маневрлар ясый, светофорларның юл билгеләре һәм сигналлары таләпләрен санга сукмый, һәм, тикшерүләр күрсәткәнчә, кешеләр җәрәхәтенә һәм үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашучылар яки гаепле булалар. Районда исерек йөртүчеләрне ачыклау максатында, махсус телеграмм-канал эшли. Һәркем хокук бозучылар турында мәгълүматны аноним рәвештә турыдан-туры канал чатына хәбәр итә ала”, - дип белдерде районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев