Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Районда кабат 3 шофер машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән

Салмыш машина йөртүчеләр ялгыш гамәлләре өчен суд каршында җавап бирергә мәҗбүр була.

(10 ноябрь. “Апастово-информ”).


Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, җәмәгать суды тагын 3 машина йөртүчегә карата карар чыгарган.
“Ш.Гайфуллин, Ф.Мөхәммәтҗанов, А.Мәүлетов суд каршында ялгыш гамәлләрен танысалар да, алар 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тартылган”, - диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев