Районда машина йөртүчеләр арасында кагыйдә бозу очраклары еш кабатлана
Алда барган машинаны узу максаты белән каршы якка хәрәкәт итүче транспорт каршына чыгу иң куркыныч маневрларның берсе булып тора
(26 декабрь, “Апастово-информ”).
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләр арасында кагыйдә бозу очракларының кабатлануы хакында белдерә һәм каршы якка хәрәкәт итүче транспорт каршына чыгу иң куркыныч маневрларның берсе булуы хакында кисәтә. Соңгы вакытта алда барган машинаны узу нияте белән каршы як полосага чыгып, кагыйдә бозган 7 машина йөртүче ачыкланган.
“Каршы як полосага чыгып, хәрәкәт итүче машина йөртүчеләр үз гомерләрен генә түгел, ә бер гаепсез кешеләрнең дә тормышын куркыныч астына куялар. Капма-каршы килеп бәрелешү, гадәттә, бик аяныч тәмамлана”, - дип кисәтә районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев