Районда салмыш килеш машина йөртү очраклары кабатлана
Соңгы көннәрдә тагын 2 машина йөртүче ачыкланган.
(29 декабрь, “Апастово-информ”).
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары хәбәр итүенчә, салмыш машина йөртүчеләр бу юлы 23 декабрь көнне кичке сәгатьләрдә Колгына авылы юлында, һәм 25 декабрь кичендә Каратун станциясендә очраган. Бер тапкыр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән хатын-кыз салмыш килеш кабат юл сакчылары игътибарына юлыккан. Машина йөртүчеләргә беркетмә төзелгән.
“Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш техника белән идарә итүчеләргә җәмәгать судында җавап бирергә туры киләчәк. Административ кодекс нигезендә, исерек килеш йөрткән өчен 30000 сум штраф һәм 1,5-2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный”, - дип кисәтә районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев