Районда салмыш килеш руль артына утыру очраклары кабатлана
Тагын 3 машина йөртүче суд каршында җавап тоткан.
(17 ноябрь. “Апастово-информ”).
Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, районда тагын 3 машина йөртүче җәмәгать суды каршында җавап биргән. Аларга карата җәмәгать суды тарафыннан карар да чыгарылган.
“Р.Газаев, Г.Гаптелвәлиева, Р.Каюмов 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тартылган”, - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев