Районда салмыш шоферлар җәзасыз калмый
Аларга карата район җәмәгать суды тарафыннан җитди карар чыгарыла.
(28 октябрь. “Апастово-информ”).
Юл кагыйдәләрен саклауны, бигрәк тә рульгә исерек килеш утырырга ярамауны райондашлар һаман да аңлап җиткермиләр бугай. Юлларда салмыш килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр очрап тора. Алар тоткарланып, суд каршында җитди җавап бирә.
Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, агымдагы елның сентябрь аенда җәмәгать суды тарафыннан 1 эш каралган булса, октябрь аенда кабат ике машина йөртүчегә карата карар чыгарылган.
- Машина йөртүчеләр А.А.Трошкин, С.В. Пономарев ялгыш гамәлләрен өчен суд каршында җавап биргән.
суд карары нигезендә 1елда 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30мең сум күләмендә штрафка тартылган, - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев