Районда “Тоннель” операциясе уза
Операция барышында кагыйдә бозучылар, салмыш килеш руль артына утыручылар аерым игътибар үзәгендә булачак.
(13 декабрь, “Апастово-информ”).
Районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, “Тоннель” операциясе бүген, 13 декабрьдә, 16.00-18.00 сәгатьтләрдә Апас-Каратун юлының 12нче чакрымында узачак. Чара юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен, сәламәтлекләрен саклау, кагыйдә бозу очракларын кисәтү максатыннан уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев