Райондашлар арасында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыру очраклары кабатланып тора
Соңгы көннәрдә районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тагын 2 исерек машина йөртүчене токарлаган.
(21 декабрь, “Апастово-информ”).
Бу юлы исерек машина йөртүчеләр исемлегендә 1 хатын-кыз шофер да бар.
- Исерек килеш руль артына утырган өчен машина йөртүче 1,5-2 елга кадәр срокка транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә, шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф түләү кебек административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Шундый ук җаваплылык исерек хәлдә булган затка автомобиль белән идарә итүне тапшырган өчен дә, шулай ук исереклек халәтен раслаудан баш тарткан өчен дә каралган, - дип кисәтә районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, җәмәгать суды тагын 4 машина йөртүчегә карата карар чыгарган.
- А. Габделвәлиев, Р.Гайнетдинов, В.Иванов һәм А.Гайфуллин 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тартылган, - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев