Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Район юлларында "Җәяүле сукмагы" акциясе үтә

Акция барышында 7 беркетмә төзелгән.

(22 октябрь, “Апастово-информ”).


Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре "Җәяүле сукмагы"нан чыгучы җәяүлеләргә юл бирмәү, шул ук вакытта җәяүлеләр тарафыннан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактларын ачыклыйлар, кисәтү эше алып баралар.
“Акция барышында кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә 7 беркетмә төзелде, кисәтүләр ясады. Бу чарага һәркем җаваплы карасын иде. Республика буенча сентябрь аендагы һәр өченче юл-транспорт һәлакәте җәяүлене таптату аркасында теркәлгән. Юлда машина йөртүче дә, җәяүле дә аеруча игътибарлы булырга тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында һәркемгә яктылык кайтаручы элементлар булдыру мәҗбүри. Шулай ук балаларга карата да игътибарны арттыру мөһим”, - дип белдерде районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев