Районда салмыш килеш руль артына утырган шоферлар игътибар үзәгендә булды
ЮХИДИ хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә, исерткечләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүче шоферларны ачыклау максатыннан рейдлар уздырдылар.
(31 август, “Апастово-информ“).
Рейдлар Апас, Каратун, Свияжныйда һәм төрле авылларда үтте. Рейд барышында салмыш шоферлар очрамады. Бу хакта ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев хәбәр итте.
Алдагы көннәрдә без август аенда 4 салмыш шофер тоткарлануы хакында язган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев