Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Районның ЮХИДИ инспекторлары балалар иминлеген кайгырта

ЮХИДИ инспекторлары юлларга чыгып, мәктәпләрдә булып, балаларга юл йөрү кагыйдәләре хакында сөйләделәр, яктылыкны кире кайтаручы элементлар бүләк иттеләр.

(2 сентябрь, “Апастово-информ”).


1 сентябрь көнне ЮХИДИ инспекторлары да төрле профилактик чаралар үткәрделәр.
“Безнең хезмәткәрләр юлларга чыгып, мәктәпкә баручы балалар һәм аларның әти-әниләре белән юл йөрү кагыйдәләре хакында сөйләштеләр, күчтәнәчләре белән сөендерделәр. Шулай ук инспекторлар бу көнне мәктәп укучылары белән дә очрашып, профилактик дәресләр үткәрделәр, аңлату эшләре алып бардылар яктылыкны кире кайтаручы элементлар бүләк иттеләр”, - дип хәбәр итте районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев