Апастово-информ

Апас районы

Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

КАЙСЫН ОШАТАСЫҢ – КИЛ, ТАМАША КЫЛ

- Ватанны саклаучылар көнендә - 23 февральдә районда ике зур спорт ярышы үткәрү планлаштырылды, - дип хәбәр итәләр районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән. Борнаш авылы ачык хоккей мәйданчыгында эшмәкәр Марат Вәлиуллин приз­ларына район җирле командалары арасында беренче хоккей турниры үткәрелә. Шул ук көнне бәйрәмгә багышлап Апас мәктәбенең зур спорт...

- Ватанны саклаучылар көнендә - 23 февральдә районда ике зур спорт ярышы үткәрү планлаштырылды, - дип хәбәр итәләр районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән. Борнаш авылы ачык хоккей мәйданчыгында эшмәкәр Марат Вәлиуллин приз­ларына район җирле командалары арасында беренче хоккей турниры үткәрелә. Шул ук көнне бәйрәмгә багышлап Апас мәктәбенең зур спорт залында зурлар (ир - атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары) арасында волейбол ярышы узачак.

Медальләре дә, сюрпризлары да бар

Биеш мәктәбе спорт залында 25 февральдә Апас хәрби комиссариаты призларына район тарихында беренче тапкыр мини-футбол турниры үткәрү планлаштырыла. Хәрби комиссариат коллективы җиңү­челәр һәм катнашучыларга әзерләгән медальләр һәм истәлекле бүләкләр үз ияләрен көтә. Тамашачылар өчен дә сюрпризлар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей спорт ярышлары тамаша