Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Яшь команда сынатмый

Рәмис Гыйззәтов районыбызда волейбол уенын үстерүдә саллы гына өлешен керткән физкультура укытучыларының берсе. Аның җитәкчелегендә шөгыльләнгән укучы кызлар ел саен зона, республикакүләм үткән ярышларда призлы урыннар яулап, уңышлары белән сөендереп торалар. Уку елы башыннан Рәмис Гыйззәтов 1999-2000 елда туган кызларны җыеп, яңа волейбол командасы оештырып җибәргән иде. Кыска гына вакыт...

Рәмис Гыйззәтов районыбызда волейбол уенын үстерүдә саллы гына өлешен керткән физкультура укытучыларының берсе. Аның җитәкчелегендә шөгыльләнгән укучы кызлар ел саен зона, республикакүләм үткән ярышларда призлы урыннар яулап, уңышлары белән сөендереп торалар. Уку елы башыннан Рәмис Гыйззәтов 1999-2000 елда туган кызларны җыеп, яңа волейбол командасы оештырып җибәргән иде. Кыска гына вакыт эчендә кызлар остарып, матур итеп волейбол уйнарга өйрәнделәр. Нәтиҗәсе Буада - Буа, Арча, Чүпрәле районнары катнашында үткән волейбол турнирында Буаның 2 спорт мәктәбе командаларыннан гына калышып, призлы 3нче урынны яулап кайттылар. Бу - яшь команданың зур ярышта катнашып, тәүге җиңүләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турнир команда