Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Күчмә кубок – Зур Күккүз мәктәбендә

Дәүләки мәктәбе базасында район мәгариф бүлеге һәм "Сәләт" балалар иҗат йорты күчмә кубокларына чаңгы ярышлары узды. Традиция буенча өченче ел үткәрелүче бу ярышта укучылар командалары, укытучылар һәм мәктәп директорлары катнашты. Спорт сөючеләрне һава шартларының кискен үзгәреп китүе дә куркытмады, алар беренчелекне алу өчен бар көчләрен куйдылар. Төп гомуми белем бирү...

Дәүләки мәктәбе базасында район мәгариф бүлеге һәм "Сәләт" балалар иҗат йорты күчмә кубокларына чаңгы ярышлары узды. Традиция буенча өченче ел үткәрелүче бу ярышта укучылар командалары, укытучылар һәм мәктәп директорлары катнашты. Спорт сөючеләрне һава шартларының кискен үзгәреп китүе дә куркытмады, алар беренчелекне алу өчен бар көчләрен куйдылар. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында иң көчле команда булып чүрибурашлылар танылды һәм "Сәләт" балалар иҗаты үзәге кубогына да алар ия булды. II урында - Зур Күккүз мәктәбенең яшь чаңгычылары, III урында - Кече Болгаер мәктәбе командасы. Урта мәктәп командалары арасында мәгариф бүлегенең күчмә кубогын быел кабат Зур Күккүз мәктәбе яулады. II урында - аграр көллият, III урында - Чирмешән мәктәбе командасы. Укытучылар да балаларга матур үрнәк күрсәтте. Алар оешкан төстә чаңгы юлына бастылар. Иң җитез, иң актив команда - йомралылылар кубокка ия булды. II урынны - Т. Черкене, III урынны - Биеш мәктәбе укытучылары яулады. Җитәкчеләр чаңгы юлына баскач, укучылар дәррәү көч биреп тордылар. Ир-ат җитәкчеләр арасында I - Айрат Мәрдәнов (Азбаба), II - Илфир Гәрәев (Балтай), III - Илфат Вафин (Чирмешән). Хатын-кыз җитәкчеләрдән I - Гөлия Әхмәтҗанова (Сатмыш), II - Зөһрә Хәева (Каратун), III - Лилия Сабирова (Дәвеш). Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина барлык җиңүчеләргә дә рәхмәтен белдереп Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

Ярыш дәвамында укучылар катнашында концерт номерлары яңгырады. Барлык балалар да кайнар ризык белән тәэмин ителде. Хуҗалар - Дәүләки мәктәбе коллективы барлык спортчыларны да якты йөз белән каршы алды һәм кунакчыллык күрсәтеп озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лыжи Чангы юлы–2013 закрытие сезона