Салмыш килеш руль артына утырып юлга чыгуның ахыры аяныч
Исерек килеш руль артына утырып, суд каршына баса.
(17 гыйнвар, «Апастово-информ).
Район җәмәгать судында хокук бозган, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән 4 машина йөртүчене хөкем иткәннәр.
Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, Х. Заһретдинов, Р.Заһидуллин, И.Тимерханов , М.Лотфуллин суд барышында үз гаепләрен таныганнар.
“Суд аларга карата 18 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тарту турында карар чыгарган”, - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев