Салмыш шофер Апас урамында йөргән
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада 1 салмыш шофер белән очрашканнар.
(12 октябрь, “Апастово-информ”).
Ул кичке сәгатьләрдә шәхси машинасы белән юлга чыккан һәм сәфәре уңышсыз тәмамланган.
“Исерек шофер – ул җинаятьче. Һәр шофер кулында кеше язмышы. Шуны онытмасак иде. Кемнең кем булуына карамастан, закон һәм таләп бер. Әлеге салмыш шоферга да беркетмә төзелде. Хәзер аңа 30 мең сум штраф түләргә һәм 1,5 ел җәяү йөреп торырга туры киләчәк”, - ди Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев