Салмыш шоферга 30 мең сум штраф яный
Салмыш шоферлар җәзаларның катгыйлыгын да, штрафларның зурлыгын да аңлап бетерми кебек. Бары тик эшсез, правасыз калгач кына үкенечләр килә, ләкин инде терсәк якын булса да, тешләп булмый.
(21 октябрь, “Апастово-информ”).
17 октябрь көнне районның юл сакчылары Коштавылы-Каратун юлында салмыш тракторчы белән очраша.
Тикшерүләр вакытында аның исерткечләр кулланган булуы ачыклана. Транспорт йөртүчегә беркетмә төзелә. Хәзер аңа 30 мең сум күләмендә штраф яный һәм 1,5 елга җәяү йөрергә дә туры киләчәк.
“Руль артына утырганда, исегездә тотыгыз, сез үзегез һәм пассажирлар өчен генә түгел, барлык юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә җаваплылык тотасыз. Үзегезне саклагыз! Сезне өйдә көтәләр!” – ди Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев