Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Салмыш шоферга көн дә бәйрәм

Исерткеч эчемлекләр кулланып, транспорт руле артына утыручылар, кызганычка каршы, очрап тора.

(7 март, “Апастово-информ”).

Районның ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, төн уртасында ир-ат салмыш килеш юлга чыга. Ләкин юлы кыска була һәм күңелсез тәмамлана. Урта Балтай – Каратун юлында юл сакчылары белән очраша һәм аңа беркетмә төзелә.

“Законнар да салмыш машина йөртүчеләргә һаман катгыйлана. Салган килеш руль артында тоткарланганда, ел ярымнан алып ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү, 30 мең сум административ штраф яный. Кабат ялгышкан очракта транспорт чарасыннан колак кагу куркынычы да бар”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев