Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Салмыш шофер Олы Болгаер юлында очраган

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы көндезге рейд вакытында кабат салмыш шофер белән очрашкан. Ир-ат исерткеч эчемлекләр кулланган килеш юлга чыккан һәм Олы Болгаер авылы янында юл сакчылары белән очрашкан.

(15 август, “Апастово-информ”).


Шофер хастаханәгә барып күрсәткечләр бирүдән баш тарткан.

“Аңа Рф КоАПның 12.26 маддәсе 1 бүлеге нигезендә җавап бирергә туры киләчәк. Шоферга 1,5 елдан 2 елга кадәр җәяү йөрергә һәм 30 мең сум штраф түләргә туры килүе ихтимал. Медицина тикшеренүе узудан баш тарту аның гаебен йомшартмый. Хәтта кечкенә дозада кулланылган алкоголь дә йөртүчене хәрәкәтне контрольдә тоту мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Исерек хәлдә хәрәкәтләрнең координациясе бозыла, реакция кими. Исерек шоферлар хәрәкәтнең рөхсәт ителгән тизлеген арттыра, куркыныч маневрлар ясый, юл билгеләрен үтәми, нәтиҗәдә, кешеләрнең җәрәхәтләр алуына һәм һәлак булуына китергән юл-транспорт фаҗигалары китереп чыгаралар”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев