Салмыш шоферга 30 мең түләргә туры киләчәк
Районда бер айда 4 салмыш шофер ачыкланган.
(28 август, “Апастово-информ“).
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, салмыш килеш руль артына утыру очраклары кабатланып тора. Соңгысы төнге сәгать 11дә Каратун юлында очраган.
“Шофер үзенең гаебен таныса да, төрле акланулар эзләсә дә, Закон һәркемгә тигез. Әлеге салмыш шоферга үзенең хатасы нәтиҗәсендә 1,5 ел җәяү йөрергә туры киләчәк һәм 30 мең сум күләмендә штраф яный.
Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз! Сезне өйдә якыннарыгыз көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев