Салмыш тракторчы юл сакчыларына очраган
ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы рейдны Каратун – Сатмыш юлында уздырды.
(6 май, “Апастово-информ“).
Рейд вакытында кабат салмыш шофер белән очраштылар.
Тракторчы көндезге сәгатьләрдә “МТЗ-80”е белән юлга чыга һәм аның юлы уңышсыз тәмамлана.
“Тракторчыга 1,5 елдан 2 елга кадәр җәяү йөрергә һәм 30 мең сум штраф түләргә туры килүе ихтимал. Җәзаны суд билгели“, – ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Юллар шаярганны яратмый, сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев