Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Самбо – көчлеләр ярышы

4 февраль көнне район эчке эшләр бүлеге спорт залында ДЮСШ беренчелегенә районкүләм самбо ярышлары узды. Анда барлыгы 3 команда катнашты. Командаларның икесе - Буа районыннан иде. Үз үлчәү категорияләре буенча көч сынашып, егетләр арасында Адель Салаватуллин, Булат Сәмигуллин, Риназ Сәмигуллин, Салават Заһидуллин, Руслан Миндыгулов, Динар Суслин, Эльдар Ильин, кызлар арасында...

4 февраль көнне район эчке эшләр бүлеге спорт залында ДЮСШ беренчелегенә районкүләм самбо ярышлары узды. Анда барлыгы 3 команда катнашты. Командаларның икесе - Буа районыннан иде. Үз үлчәү категорияләре буенча көч сынашып, егетләр арасында Адель Салаватуллин, Булат Сәмигуллин, Риназ Сәмигуллин, Салават Заһидуллин, Руслан Миндыгулов, Динар Суслин, Эльдар Ильин, кызлар арасында Адилә Салаватуллина һәм Альбина Салаватуллина җиңү яуладылар. Командалар буенча Апас - 1нче урынга лаек булды.

2-6 февральдә 1994-95 елгы кызлар арасында Чувашия республикасында самбо буенча Россия беренчелегенә ярышлар узды. Татарстан республикасының 6 самбочысы арасында Апас балалар спорт мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар - Ләйсән Юсупова һәм Изилә Сафина да бар иде. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган спортчылар арасында кызлар бер дә югалып калмадылар, үз үлчәү категорияләрендә уңышлы чыгыш ясап, үзләрен иң көчле спортчылар итеп таныттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соревнования