Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Теннис тубы ерак оча

    Мәктәп Спартакиадасы кысаларында районда быелгы беренче өстәл теннисы турниры үтте. Апас мәдәният йорты фойесында өч өстәлдә 7 гыйнварда тугыз еллык мәктәп командалары сынашты. Ярышка 13 команда составында 52 укучы бала килгән иде. Шәхси беренчелектә кызлар арасында Чүрибураштан Регина Шәрәфуллина, "Сәләт" командасы вәкиле Регина Хәмидуллина, Табар Черкененнән Вероника Кузьмина, ир балалар...

    Мәктәп Спартакиадасы кысаларында районда быелгы беренче өстәл теннисы турниры үтте. Апас мәдәният йорты фойесында өч өстәлдә 7 гыйнварда тугыз еллык мәктәп командалары сынашты. Ярышка 13 команда составында 52 укучы бала килгән иде. Шәхси беренчелектә кызлар арасында Чүрибураштан Регина Шәрәфуллина, "Сәләт" командасы вәкиле Регина Хәмидуллина, Табар Черкененнән Вероника Кузьмина, ир балалар арасында Чүрибураштан Рамил Маннапов, Азбабадан Тимур Вәлиуллин, Апасның "Сәләт" балалар иҗат мәктәбе вәкиле Айдар Гыйсмәтуллин җиңде. Командалар беренчелегендә Чүрибураш, Зур Күккүз һәм Апас командалары призлы урыннар бүлештеләр. 8 гыйнварда тенниста унбер еллык мәктәп командалары көч сынашты. Командалар беренчелегендә Апас, Азбаба һәм Зур Күккүз мәкәпләре җиңде. Шәхси беренчелектә кызлар арасында Апастан Язилә Мөхәммәдиева, Азбабадан Язгөл Вәлиуллина, Табар Черкененнән Вероника Кузьмина җиңде. Ир балалар арасында Зур Күккүздән Илфат Гайфуллин, Азбабадан Тимур Вәлиуллин, Апастан Ранис Зыятдинов призлы урыннар бүлештеләр. Бу көнне ярышка 5 мәктәп командасы килде, 25 яшь спортчы ярышты.

    -Мин үзем Зур Күккүз мәктәбенә күрше Тәтеш районы Зур Әтрәч авылыннан килеп эшлим. Элек Зур Болгаер мәктәбендә физкультура укыттым. Командамның призлы урыннар яулавына бик сөенәм. Гомумән, Апаста балалар спортына игътибар бик зур. Яңа ел каникулларының шулай файдалы һәм кызыклы үтүенә бик шатмын, - ди Фаяз Миңнуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: